В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа кадәр ул «Чистай электр челтәрләре» челтәр компаниясендә эшләгән
«Казан электр челтәрләре» АҖ җитәкчесе итеп Руслан Касыймов билгеләнде. Бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Мэриясендә традицион аппарат киңәшмәсендә кадрлар карары турында игълан итте.
Руслан Касыймов челтәр тармагында зур эш тәҗрибәсенә ия. Моңа кадәр ул «Чистай электр челтәрләре» челтәр компаниясендә эшләгән, анда гади инженердан җитәкчегә кадәр юл узган. «Яшь булуына карамастан, аның хезмәт исемлеге зур. Ул инженердан җитәкчегә кадәр юл үткән, бу аның энергетика комплексы эшенең барлык аспектларын тирәнтен аңлавы турында сөйли», – дип билгеләде Казан мэры.
Илсур Метшин оешманың әһәмиятен аерым ассызыклады, аның эше ярдәмендә Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында, шулай ук башка халыкара вакыйгаларны ышанычлы электр белән тәэмин итүгә ирешелде, дип билгеләп үтте. «Бүген дә зур эш көтелә. Эшчәнлекне дәвам итү өчен бар да бар», – диде ул.
Яңа җитәкчегә мөрәҗәгать итеп, Илсур Метшин аның профессионализмына ышаныч белдерде һәм гади булмаган, әмма бик җаваплы эштә уңышлар теләде. Мэр шулай ук Руслан Касыймов белән Казан арасындагы элемтәне ассызыклады: «Руслан Илдус улы, Казан сезнең өчен чын-чынлап туган шәһәр булсын. Өстәвенә, сез монда укыгансыз. Башкалада яшәүчеләре өчен дә уңышлы эш алып баруыгызны телибез».