В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явыз ният белән эш итүчеләр зыян китерә торган файл юллыйлар
Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең берсе мессенджерда «таныш»ыннан килгән фотосурәтне карыйм дип 100 мең сум акчасын югалткан. Ул, аның явыз ният белән эш итүчеләр юллаган зыянлы файл икәнен аңламый кала.
41 яшьлек ир затына мессенджерда танышыннан «Сәлам! Фотосурәттә син түгелме ул?» дип язылган хәбәр килә. Юлланылган сылтамага басып, ир-ат фотосурәтне ачып карамакчы була, тик файл ачылмый.
Бер тәүлектән соң әлеге Казан кешесенә аның хисап счетыннан акча алынуы турында хәбәр килә. Тикшерә башлагач, каракларның ир затының мобиль телефонындагы программалар белән читтән торып эшли алулары ачыклана. Форсаттан файдаланып, караклар ирнең банк кушымталары аша 100 меңгә якын акчасын тоталар: товар сатып алалар, хезмәтләргә түлиләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте халыкны мобиль кушымталар аша юлланган фотосурәтләр «APK» форматында була алмый дип кисәтә. Мондый форматның башка җайланмага зыян китерә торган кушымта йөкләтү өчен кулланылуын хәбәр итә алар.
Элегрәк Казанда яшәүче ханымның бушлай игъланнар сайтында токымлы эт сатып алам дип 30 меңгә якын акчасыннан мәхрүм калуы хакында хәбәр ителгән иде.