В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында белгечләр уртача 50 мең сум ала
Фото: Денис Гордийко
Рейтинг лидеры – Мәскәү, анда комплектлаучылар уртача 75 мең сум акча эшли. Икенче урын – Санкт-Петербургта. Төньяк башкаласындагы белгечләрнең уртача хезмәт хакы 62 мең сумны тәшкил итә. Өченче позициядә Екатеринбург урнашкан – биредә комплектлаучылар 53 мең сум ала, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.
Дүртенче урынны Казан Краснодар һәм Новосибирск белән бүлешә.
Элегрәк Казанның Россиядә бухгалтерларның хезмәт хакы югары булган беренче биш шәһәр арасына керүе турында хәбәр иткән идек. Башкалада мондый белгечләр уртача 65 мең сум акча эшли.