В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанга дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән сәләтле 150 егет һәм кыз киләчәк
20 нче сентябрьдән 28 нче сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласы яшьләрнең халыкара аралашу үзәгенә әверелә: биредә БРИКС илләренең Беренче яшьләр фестивале узачак. Казанга дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән 14 яшьтән алып 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз киләчәк. Фестиваль кунаклары өчен спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге чаралар белән бергә, математика һәм информатика буенча олимпиада каралган, шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру мөмкинлеге булган бай программа әзерләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Татарстан башкаласына беренче делегация вәкилләре 20 нче сентябрьдә килә башлый. Казанга Россия, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан, Бразилия, Һиндстан, Төркия, Эфиопия, Индонезия, Беларусия, Казахстан, Үзбәкстан, Мисыр һәм Иран дәүләтләреннән кунаклар көтелә.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, фестивальне оештыру турындагы тәкъдим узган елны Дубайда үткән БРИКС илләренең Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясендә каралган: «Без тәкъдим иткән фикер тиз арада гамәлгә ашырылды. Әлеге тәкъдимнең һәр яктан җылы кабул ителүе аңлашыла. Бездән үрнәк алып, халыкара дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга әзер яшьләр булуы мөһим», – диде шәһәр башлыгы.
«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере фестиваль кунакларын каршы алу һәм кунак итү буенча төп мәйданчык булачак. Мәдәни программа кысаларында робототехника буенча мастер-класслар, халыкара «БРИКСовидение» җыр бәйгесе, милли киемнәр тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары фестивале һәм иҗади очрашулар үтәчәк. Фестиваль көннәренең берсендә катнашучылар үз илләренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачак.
Фестивальнең ачылу тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 22 нче сентябрьдә була, дип ачыклык кертте Алия Заһидуллина.
Алга таба Казан федераль университеты базасында БРИКС+ илләре мәктәп укучыларының командалар һәм индивидуаль катнашучылар арасында математика һәм информатика буенча олимпиадалар узачак. Ярышлар ике яшь категориясе: олылар (16–17 яшь) һәм кече төркем (14–15 яшь) өчен оештырыла.
«Халыкара дәрәҗәдәге мондый олимпиаданы үткәрү безнең көчтән килә. Казан – университетларга бай шәһәр. Төрле фәннәр буенча Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадалар үткәрү саны ягыннан Мәскәүдән генә калышабыз. Шуңа да бездә яхшы база булуына шигем юк. Чарага килгән яшьләр, бер-берсе белән дуслашып, яхшы ниятләр белән көч сынашырга тиеш. Яшьләребезнең һәр илдәге мәдәни байлыклар белән уртаклашулары бик мөһим. Мондый очрашулар интернет аша танышуларны читкә куеп, якыннан менә дигән аралашу мөмкинлеге дә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казан федераль университетында олимпиаданы үткәрү мәйданчыгы тәкъдим иткән хезмәткәрләргә һәм ярышларны әзерләү, үткәрү белән шөгыльләнүче укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сәяси өлешнең үзәк вакыйгасы Казан ратушасында узачак түгәрәк өстәл була, анда делегатлар үз илләренең мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук БРИКС+ илләренең Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгарифе буенча комитеты утырышы да узачак.
Фестиваль кунаклары шәһәрнең истәлекле урыннары: Казан Кремле, Г.Камал театры, «Урам» экстрим-паркы, зооботаника бакчасы белән таныша алачак. Шулай ук яшьләр «Ак Барс» – «Авангард» хоккей матчын да караячак.
Фестиваль кысаларында «Дөнья дуслары» аллеясын булдыру күздә тотыла. Чарада яшьләр агачлар утыртачак. 107 нче номерлы гимназиядә БРИКС+ илләренең Яшьләр китапханәсен ачу да үзенчәлекле вакыйга булачак.
Фестиваль делегатлар һәм Казанның иң яхшы яшь иҗат коллективлары катнашында зур гала-концерт белән тәмамланачак.
«Әлеге фестивальнең яшьләребезне берләштерә торган бик кызыклы һәм күңелле бәйрәм булачагына шигем юк. Алар дус булырлар һәм киләчәктә бергә эшләрләр дип ышанам. Әйдәгез, үткән еллардагы тәҗрибәләргә таянып, кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алыйк. Мондый масштабтагы халыкара чараны оештыру, әлбәттә, һәрберебезнең бурычы һәм төп җаваплылык, социаль блокка, бигрәк тә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына йөкләнә», – дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.