Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2022, 15:17

И.Метшин мәктәпләр эшен анализлауның яңа системасы турында: «Без белем бирү учреждениеләрен бәяләүнең дөрес инструментына килербез дип ышанам»

Казанда мәгариф өлкәсендә идарә итү карарларына ярдәм итү өчен сынау проекты – цифрлы аналитик система эшләнде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август, Дмитрий Никитин). Казанда мәгариф өлкәсендә идарә итү карарларына ярдәм итү өчен сынау проекты – цифрлы аналитик система эшләнде. Шәһәр август конференциясендә цифрлы трансформация буенча беренче адымнар турында шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

«Мегаполиста мәгариф өлкәсе – бик зур, катлаулы система, ул күп элементлардан һәм алар арасындагы элемтәләрдән тора. Мондый цифрлы система безгә төгәлрәк идарә итү карарларына күчәргә ярдәм итә», – дип ассызыклады ул. Проект Мәгариф идарәсе тарафыннан Цифрлаштыру елында булдырылган һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан проектлар акселераторында тышкы экспертиза уңышлы узган. «Киләчәктә дашбордны алга таба үстерү өчен Югары икътисад мәктәбенең Мәгариф институты белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла», – дип хәбәр итте И.Ризванов.

Цифрлы система реаль вакытта белем бирү учреждениеләренең төп күрсәткечләрен күзәтеп торырга һәм әлеге күрсәткечләрне үсеш динамикасында анализларга ярдәм итәчәк. «Болар барысы да белем бирү процессларына нәтиҗәлерәк якын килергә һәм тиешле төзәтмәләрне вакытында кертергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы.

Система өч дәрәҗәдәге мәгълүматны күрсәтә – мәктәп, район һәм шәһәр. Шулай итеп, шәһәрнең конкрет уку йорты турында җентекле мәгълүматны һәм аның төрле чордагы күрсәткечләрен белергә мөмкин. Моннан тыш, цифрлы проект Казан районнары киселешендә мәктәп мәгариф системасының нәтиҗәлелеген карарга, шулай ук һәр мәктәпнең күрсәткечләрен шәһәрнең башка уку йортлары белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Бу Мәгариф идарәсенә гомуми картинаны да, һәр мәктәп эчендәге хәлне дә күрергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте И.Ризванов.

Аерым алганда, мәктәпнең олимпиадалар, бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм башка параметрлар буенча күрсәткечләрен күзәтеп торырга мөмкин булачак. «Узган уку елы ахырында система безгә аерым ярдәм таләп итүче мәктәпләрне билгеләргә ярдәм итте. Моның өчен без академик нәтиҗәләр, мәктәпнең урнашу һәм үсеш динамикасы кебек төрле мәгълүматлар җыелмасын карадык», – дип хәбәр итте И.Ризванов.

«Әлеге проект мәгариф системасы өчен бик мөһим. Без мәктәпләр рейтингына һәм аларның җитәкчеләре эшенә зур игътибар бирәбез», – дип билгеләде Мэр. Шәһәр башлыгы төрле күрсәткечләрне, шул исәптән бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек дәрәҗәсен һ.б. исәпкә алырга кирәклеген ассызыклады. «Җитәкчеләрнең уңышларын күрергә, аларны хупларга һәм үсендерергә кирәк. Белем бирү учреждениеләрен бәяләүнең дөрес инструментына киләчәгебезгә ышанам», – дип ассызыклады Мэр.

Конференциядә шулай ук Казан Мэры балаларны цифрлы күнекмәләргә өйрәтү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен грант конкурсын эшләргә кушты. «Без дөньяның зур тизлек белән үзгәрүен күрәбез, һәм безгә заман белән бергә атлау мөһим. Шәһәр мәктәпләрендәге җиһазлар балаларга цифрлы дөньяны үзләштерергә ярдәм итә, шуңа күрә әйдәгез, балалар өчен яңа проектлар турында бергәләп уйлыйк һәм төрле тармаклардан белгечләр җәлеп итик», – диде шәһәр башлыгы.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов балаларны цифрлы технологияләргә өйрәтү мәктәп укучыларына да, аларның ата-аналарына да, педагогларга да кызыклы булачак, дип билгеләп үтте. «Татарстан – ил төбәкләре арасында цифрлаштыру буенча лидерларның берсе. Без киң даирә кулланучылар өчен файдалы булган проектлар эшләячәкбез дип уйлыйм», – дип ассызыклады ул.

Фоторепортаж
«Унбер» лицеендагы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе
Видеорепортаж
24.08.2022 16:34
Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә чыгыш ясады, 24.08.2022
Барлык яңалыклар