В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән таныша алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). 8 нче июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда ел саен үткәрелә торган «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узачак. Кунаклар балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай мастер-классларда, төрле күңел ачу интерактивларында катнаша, Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар чыгышларын карый алачак.
Фестиваль 17:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә Әл-Мәрҗани мәчете янында башлана. Программада татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән танышу каралган. 16:00 дән 18:00 гә кадәр иң яшь катнашучылар өчен «Дәү әнидә кунакта – В гостях у бабушки» махсус зонасы, шулай ук балалар сабан туе оештырылачак. Концерт программасына Лилия Муллагалиева, Тәслимә Низами, Рузилә Сафина һәм башка артистларның чыгышлары кертелгән. Фестиваль 21:00 сәгатьтә Татарстан шәҗәрәләре турындагы фильмнарны күрсәтү белән тәмамланачак.
Фестивальнең төп максаты – гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калу, дип хәбәр иттеләр Ш.Мәрҗани исемендәге ислам мәдәни үзәгендә.