В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юлны ремонтлау белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Казанда Энергетиклар урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Участокта юлны ремонтлаячаклар.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, Серов урамыннан Энергетиклар урамындагы 10а номерлы бинага кадәр юл 18 нче августтан 31 нче октябрьгә кадәр ябылачак.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә хәрәкәтнең ябылуы турында мәгълүмат белән махсус бүлектә танышырга мөмкин.