В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл эшләре Меңьеллык мәйданы өлешендә дә алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). 12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла. Казан автомобильчыларына урап узу маршрутын алдан уйлап куярга киңәш ителә.
Хәрәкәт чикләнү 12 май 4.00 сәгатьтән 14 май 5.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәрге юл өлешенең өске капламын сипләү эшләре белән бәйле.
Хәрәкәт тулысынча юлның бер ягында гына туктала – шәһәр үзәге юнәлешендә. Кире якка, ягъни Ташаяк урамыннан Чистай урамына кадәр Мәскәү районы ягына, автомобильчылар гадәти режимда хәрәкәт итә ала, дип хәбәр итә “Каздорстрой” ААҖ.