В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициянең нигезен фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең фоторәсемнәре һәм аларның туганнарының хикәяләре тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Казанда «Минем тарих» виртуаль музее эшли башлады. Проектны шәһәрнең Изге Рух иңү гыйбадәтханәсе каршында эшләп килүче «Рухлар көне» фольклор ансамблендә катнашучылар эшләтеп җибәрде.
Экспозициянең нигезен фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең фоторәсемнәре һәм аларның туганнарының хикәяләре тәшкил итте, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәте.
Виртуаль музейны оештыруда Изге Рух иңү гыйбадәтханәсе һәм Ярославль Чудотворцев чиркәвенең руханилары һәм мәхәллә халкы, изге Гурий Казан исемендәге православие гимназиясе педагоглары, шулай ук гимназистлар һәм аларның ата-аналары катнашты.
«Минем тарих» проектында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен pravosg@gmail.com электрон адресына фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары һәм аларның фотолары турында кечкенә хикәяләр җибәрергә кирәк.