Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2024, 15:51

Бу атнада татарстанлыларны яңгырлар һәм +18 градуска кадәр җылы һава торышы көтә

Иртәгә Казанда болытлы һава торышы фаразлана

Фото: Марат Мөгыйнов

Бу атнада Татарстанда яңгыр көтелә. Һаваның максималь температурасы +18 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Иртәгә Казанда болытлы булачак. Синоптиклар төнлә бераз яңгыр вәгъдә итә, аерым районнарда томан фаразлана. Һава температурасы +4..+6 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем көтелми, урыны белән җил секундына 11 метрга кадәр көчәячәк. Термометр баганалары +14..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда 9 нчы апрель төнендә һәм иртән яңгыр явачак, аерым районнарда томан көтелә. Көндез явым-төшем фаразланмый. Температура сизелерлек күтәреләчәк: төнлә +2 дән +7 градуска кадәр булачак. Көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 10 нчы апрель, төнендә республика буенча урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем ихтималы аз, +10..+15 градуска кадәр җылыну көтелә. Пәнҗешәмбе, 11 нче апрель, төнлә -2..+3 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак.

Яңгырлар республикага җомга һәм шимбә көннәрендә, 12 нче һәм 13 нче апрельдә кайтачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +3..+8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итәчәк.

Барлык яңалыклар