В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул тур бәясеннән 20%ка кадәр акчаны кире кайтару мөмкинлеген бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
«Бу кешеләргә уңайлырак шартларда сәяхәт итәргә ярдәм итә торган мөһим, нәтиҗәле программа. Мәсәлән, әгәр элек туристлар өч йолдызлы яки дүрт йолдызлы кунакханәләрдә тукталса, кешбэк ярдәмендә алар үзләренә биш йолдызлы кунакханәләр рөхсәт итә алачак. Бу реаль функциональ механизм, – дип билгели Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. – Россия юнәлешләренең төрлелеге сәяхәтчеләргә сайлау мөмкинлеге бирә».
Исегезгә төшерәбез, туристик кешбэк программасын авыр эпидемиологик вәзгыять чорында туристларга һәм бизнеска ярдәм итү өчен 2020 елда эшләтеп җибәрделәр. Аның шартлары буенча, туристка сәфәр һәм кунакханәдә 2 төн дәвамында яшәү өчен «Мир» түләү системасы картасы белән түләргә кирәк. Бер карта белән турларны чикләнмәгән күләмдә түләргә мөмкин.
Сатуның яңа этабы 12-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Туристик юнәлешләр турында мәгълүмат программаның рәсми сайтында урнаштырылган.