В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт Хоровод урамының 56 һәм 58 номерлы йортлары янында чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Казанда 14 майдан 23 майга кадәр Адмирал Нахимов урамында Хоровод урамының 56 һәм 58-нче йортлары янында транспорт хәрәкәте тулысынча туктатыла (схема).
Бу Хоровод урамындагы мәчеткә суүткәргеч төзү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.