Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2018, 10:42

Казанның тугыз укучысы информатика буенча халыкара турнир медальләре алып кайтты

Казанның 22 вәкиленең өчесе алтын, алтысы бронза медальләр яулады.

(Казан шәһәре KZN.RU 27-нче ноябрь). Казан укучылары информатика буенча Х Халыкара Көзге турнирдан тугыз медаль алып кайтты. Сынаулар 21-25 ноябрьдә Шуменда (Болгария) узды.

44 кешедән торган Россия җыелма командасы составына Татарстан башкаласының 22 вәкиле керде. Аларның тугызы 3 алтын һәм 6 бронза медаль яулый алды. 15,5 яшькә кадәр мәктәп укучылары чыгыш ясаган «Юниор» категориясендә Яңа Савин районының 7-нче лицей-интернаты укучысы Булат Миннеханов һәм Мәскәү районының 2-нче лицей-интернаты укучысы Булат Харисов иң яхшылардан булдылар. Шул ук категориядәге бронзаны Вахитов районының 131-нче лицее укучысы Камил Шәрипов һәм КФУның ІТ-лицее укучысы Артур Лукьянов алды. 15,5 яшьтән өлкәнрәк укучылар арасында, «Сениор» категориясендә Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин җиңүче булды. . Вахитов районының 131-нче лицее укучысы Булат Миңнеханов, Мәскәү районының Ж.А.Зайцев исемендәге 122-нче гимназиясе укучысы Арсений Староверов, КФУның ІТ-лицее укучысы Алексей Максимов һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Азат Исмәгыйлев өченче дәрәҗә лауреат булдылар, дип хәбәр итә Иннополис университеты. Биредә укучылар Халыкара турнирга әзерләнделәр.

2018 елгы ярышта барлыгы 9 илдән 200 укучы катнашты: Россия, Болгария, Әрмәнстан, Румыния, Молдавия, Швейцария, Сербия, Әзербайҗан һәм Польша.

Болгариядә информатика буенча Халыкара Көзге турнир 2009 елдан Болгариянең мәгариф һәм фән министрлыгының информатика буенча Милли комитет җитәкчесе инициативасы белән үткәрелә.

Барлык яңалыклар