Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2025, 13:46

Казан шәһәре Думасы депутатлары 2025 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертте

Керем өлеше 52 млрд 416,2 млн сум, чыгым өлеше 61 млрд 253 млн сум тәшкил итәчәк

2025 елга ТР башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертелде. Керем өлеше 52 млрд 416,2 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше – 61 млрд 253 млн сум, дефицит – 8 млрд 836,8 млн сум, аны каплау чыганагы булып шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары тора. Мондый карарны Казан шәһәре Думасы депутатлары I сессиядә кабул итте. Утырышны ТР башкаласы мэры Илсур Метшин уздырды.

Башкарма комитетның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә бүлеп бирелгән өстәмә финанс ярдәме хисабына бюджет керемнәре һәм чыгымнары 707,4 миллионга арта.

Акчалар пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән күпфатирлы йортларны ремонтлауга (552,6 млн), балаларның каникулларда ялын оештыруга (45,4 млн), гомумшәһәр чараларына (31,5 млн), муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләргә һәм грантларга (27,9 млн), дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга (22,2 млн), санитар-йогышлы авырулар учакларында эпидемиягә каршы чаралар (15,6 млн), кабер өстенә һәйкәлләр кую һәм җирләү урыннарын төзекләндерү (5,5 млн), яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү (5,1 млн), шәһәр Дезстанциясе өчен автомобиль сатып алу (1,6 млн) бүлеп биреләчәк.

Бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәрен 242,5 млн сумга арттыру нәтиҗәсендә төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге чараларга чыгымнар арта.

Автономияле һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кире кайтару исәбенә мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, мәктәп автобусларының яңа маршрутларына, мәгариф объектларын саклауга һәм юу-чистартуга, шулай ук мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны бүләкләүгә шәһәрнең керемнәре һәм чыгымнары 197 млн сумга арта.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясендә Илсур Метшин Казан муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан башкаласы Мэры итеп сайланды.
Фоторепортаж
Казанда бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясе узды
Барлык яңалыклар