Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2021, 17:52

Казан шәһәре Думасы депутатлары Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында күчмә утырыш үткәрде

Шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген саклау буенча даими комиссиянең эш төркеме мәктәп менюсын һәм продуктларның сыйфатын бәяләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Алинә Бережная). Шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген саклау буенча даими комиссиянең эш төркеме Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында күчмә утырыш үткәрде. Депутатлар комбинатның эше белән таныштылар, лабораториядә булдылар һәм балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә туклануның ничек оештырылуын күрделәр. Киңәшмәдә Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова катнашты.

Депутатлар өчен департамент буенча экскурсияне предприятиенең генераль директоры Рима Мөхәммәтшина уздырды. Ул сөйләгәнчә, бүген департамент Казаннан тыш республиканың 10 районындагы социаль учреждениеләрне тукландыру белән тәэмин итә.

Депутатларга продукцияне бушату-төяү зонасын, складларны һәм цехларны күрсәттеләр. Рима Мөхәммәтшина цехларда җиһазларның даими рәвештә яңартылуына игътибар итте. Аерым алганда, 2019 елда Казанда узган WorldSkills чемпионатына кайнар цехта сменага 5500 порция җитештерүче ике сәнәгать табасы, алмашка 8800 порция җитештерүче алты пар конвектоматы һәм савыт-саба юу линиясе урнаштырылган.

Депутатларда заманча җиһазлар белән җиһазландырылган лаборатория аеруча кызыксыну уятты. Ул комбинатта Казанда 2013 елгы Универсиаданы үткәрү алдыннан пәйда булды. Комбинатка керә торган чимал лабораториясендә бактериология контроле уза, бөтен продукцияне нутриентлар һәм өстәлмәләрне барлыкка тикшерәләр. Рима Мөхәммәтшина, нигездә, туклану департаменты җирле җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте. «Тикшерүне һәр килограмм ит узмый, ә азык-төлек партиясе уза, техник регламентлар бар, алар буенча без тикшерү үткәрәбез», – дип аңлатты предприятиенең генераль директоры. Депутатлар лаборатор тикшеренүләрнең ничек узуын күрделәр – предприятие хезмәткәрләре аларның күз алдында атланмай һәм ит сыйфатын тикшерде.

Шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев яраксызга чыгарылган продукция күләме белән кызыксынды. «Узган ел 600 тоннадан артык продукция яраксызга чыгарылды. Бездә сыйфатсыз продукция белән тәэмин итүчеләр реестры бар, без Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм республиканың баш ветеринария хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез», – дип сөйләде Рима Мөхәммәтшина.

Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова, үз чиратында, запас тәэмин итүчеләр исемлегенә кагылышлы сорау бирде. Предприятие генераль директоры хәбәр иткәнчә, әгәр беренче ике тәэмин итүче тикшерү узмаган булса, департамент тендерсыз бер тапкыр төзелгән шартнамәдән файдаланырга хокуклы.

Депутат Динар Халимдаров предприятиенең зур мәйданына игътибар итте һәм хезмәткәрләр саны белән кызыксынды. «Туклану департаментында, мәктәп поварларын санамаганда, 1157 кеше эшли. Предприятиедә эш режимы тәүлек буе, хезмәткәрләр ике сменада эшли. 1-нче гыйнвардан без линиядәге персоналга хезмәт хакын арттырдык, чөнки күләмнәр үсә, эшләр арта бара», – дип җавап бирде Рима Мөхәммәтшина.

Шулай ук депутатларга мәктәп менюсыннан ризыклар белән тарату линиясен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, Казан илнең беренче шәһәрләреннән булды, анда Cook&Chill технологиясе кертелде – парда әзерләнгән ризыкны суыталар һәм мәктәпләргә термоконтейнерларда китерәләр, ризык бирелер алдыннан тиешле температурага кадәр җылытыла.

Предприятиенең генераль директоры сөйләгәнчә, департамент көн саен 143,4 меңнән артык укучыны кайнар туклану белән тәэмин итә, бу 2019 елга караганда 7 меңгә күбрәк. Уку елы башыннан алып федераль программа буенча 1-4 сыйныфлардагы барлык укучылар да түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителгән. Программаны гамәлгә ашыру өчен майлар, аксымнар һәм углеводлар буенча ике атналык тигезләнгән махсус меню эшләнде. Депутатлар ашамлыкларның күптөрлелеген бәяләделәр – котлетлар, ашлар, карабодай, бәрәңге боламыгы һәм башкалар.

«Ә мәктәп укучыларының иң яраткан ризыгы нинди?» – дип кызыксынды депутат Алмаз Хәмидуллин. «Сосиска белән макарон, пилмән, гәрчә бу иң файдалы ризыклар булмаса да», – дип җавап бирде Рима Мөхәммәтшина.

Шулай ук депутатлар шәһәр мәктәпләрендә ата-аналар контроленең ничек гамәлгә ашырылуын белделәр. Исегезгә төшерәбез, гыйнвардан башлап мәктәп ашханәләрендә әти-әниләрнең берсенең кизү торуы оештырылды, ул ризыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән үзе бәяли ала.

Депутатлар урыннарда туклануны оештыру белән танышу өчен мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына барырга планлаштыралар, шуннан соң шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия утырышы уздырылачак, бу мәсьәлә буенча нәтиҗәләр чыгарылачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы депутатлары азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булдылар
Барлык яңалыклар