В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ярдәм» хәйрия фондында узган очрашу белем бирү процессын оештыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Фото: Казан шәһәре Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казан шәһәр Думасы депутатлары өч даими комиссиянең шәһәр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча киңәйтелгән утырышын уздырды. Киңәшмә «Ярдәм» ислам хәйрия фондында узды һәм белем бирү процессын оештыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланды.
Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шәһәр администрацияләре башлыклары урынбасарлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырыш алдыннан анда катнашучылар өчен Казанның «Ярдәм» мәчете имамы Илдар Баязитов фонд территориясе буйлап танышу экскурсиясе үткәрде, анда инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге, спорт комплексы, ачык спорт һәм балалар мәйданчыклары урнашкан. Үзәк шул ук исемдәге мәчет белән берләштерелгән чит шәһәрләрдән килгән кешеләр өчен тулай торак, ашханә, дәвалау һәм массаж кабинетлары, компьютер һәм уку сыйныфлары, шулай ук китапханә булган тулы бер комплекстан тора. Фондның бөтен территориясендә һәм бүлмәләрендә барлык төркем инвалидларның тоткарлыксыз хәрәкәт итүе өчен уңайлы мохит булдырылган. Илдар Баязитов кунакларга «Ярдәм» фонды тернәкләндерү эшчәнлегеннән тыш, бәйле кешеләрне дәвалый, мохтаҗларга һәм тоткыннарга, массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итә, социаль хезмәткәрләр һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен даими курслар оештыра, аның карамаганда «Гаилә учагы» дигән балалар йорты бар, дип сөйләде.
Түгәрәк өстәл форматындагы комиссия утырышын шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев үткәрде. Спикер билгеләп үткәнчә, думага инвалидлардан һәм иҗтимагый оешмалардан төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр килә. Р.Шәвәлиев фикер алышуны мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү процессын оештыру, инвалидларны эшкә урнаштыру һәм инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, шулай ук алар өчен социаль объектларның уңайлылыгы мәсьәләләреннән башларга тәкъдим итте.
Беренче доклад белән «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләр, чыннан да, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләү өчен мөһим.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәркем өчен уңайлы мохит булдыру, объектларның уңайлылык картасын эшләү, шулай ук шәһәрдә һәм тулаем республикада инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итү буенча кабул ителә торган төп юнәлешләр һәм чаралар турында сөйләделәр. Моннан тыш, алар утырышта катнашучыларга инвалидлар өчен, уку процессын, шул исәптән һөнәри белем бирүне оештыру турында да мәгълүмат бирделәр.
Депутат Михаил Кузнецов начар күрүчеләр өчен мобиль кушымта буларак кулланыла торган инвалидлар өчен навигация программасын эшләргә тәкъдим итте, ә депутат Дарья Санникова игътибарны хәйрия фондлары арасындагы багланышларның начар булуына юнәлтте. Ул «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасына, үз вакытында ярдәм күрсәтү өчен, катлаулы хәлдә калган кешеләрнең, шул исәптән инвалидларның бердәм базасын булдырырга тәкъдим итте.
Депутат Рима Мөхәммәтшина инвалидларны эшкә урнаштыру һәм эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән вакансияләрнең аларның факттагы компетенцияләренә туры килмәве мәсьәләсен күтәрде. Проблеманы хәл итү өчен вакансияләр һәм резюмеларның «Работа в России» гомумроссия федераль базасын үстерергә һәм эш бирүчеләрне порталга җәлеп итү буенча чараларны активлаштырырга кирәк.
Фикер алышу барышында депутатлар инвалидларга социаль ярдәм мәсьәләләрен хәл итүдә республика һәм шәһәр структураларының ведомствоара начар хезмәттәшлегенә игътибар иттеләр. Депутат Елена Глухарева мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә балаларның сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат бирергә кирәклеген ассызыклады. Депутат Людмила Андреева халыкка спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр, социаль әһәмияткә ия объектлар һәм аларда уңайлы мохит шартлары турында күбрәк мәгълүмат бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
ТР Дәүләт советы депутаты Светлана Захарова, күтәрелгән мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен, Казан шәһәр Думасы депутатларының Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты белән уртак утырышын үткәрү турында тәкъдим кертте.
Депутатлар алга таба да югарыда санап үтелгән мәсьәләләр турында фикер алышуны дәвам итәчәк. Бүләк сыйфатында алар фондка һаваны зарарсызландыру өчен микробларны үтерүгә сәләтле рециркулятор тапшырдылар.