В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне гаиләләре белән бөтенроссия бәйрәменә кушылырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 7-нче сентябрьдә энергияне саклау һәм экология буенча #ВместеЯрче фестивале узачак. Шәһәрлеләрне гаиләләре белән бөтенроссия бәйрәменә кушылырга чакыралар.
Чараның программасында – мавыктыргыч интеллектуаль уеннар, «Энергияне сакчыл куллану технологияләре бульвары» күргәзмәсе, балалар өчен тематик мастер-класслар һәм спектакльләр, гаилә спорт бәйрәме, шәһәр кавер-төркемнәре һәм диджейларның чыгышы һәм бию батлы. Моннан тыш, барлык теләүчеләрне традицион лампаларны энергияне сакчыл куллана торганнарына алыштыру акциясенә кушылырга чакыралар.
Фестиваль 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.