В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан транспорт» кушымтасы узган елның ноябреннән 116 мең тапкырдан артык телефоннарга урнаштырылган
Татарстан башкаласында җир өсте электр транспортында геолокация һәм QR-код буенча 31 мең 474 транзакция үткәрелгән. «Казан транспорт» кушымтасын 2,5 ай эчендә үзенә 116 меңнән артык кулланучы урнаштырган.
Билет сатып алу өчен, кушымтада банк картасын бәйләргә, Bluetooth активлаштырырга һәм геолокациягә керү мөмкинлеген рөхсәт итәргә кирәк. Программа автомат рәвештә кулланучының урынын һәм транспорт чарасын чагыштырачак, шуннан соң юл өчен түләүгә раслау киләчәк.
Шулай ук кушымта ярдәмендә трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү өчен яңартылган QR-кодлы мәгълүмати стикерлар аша түләргә мөмкин, дип хәбәр итә МУП «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Казан транспорт» сервисы 2022 елның гыйнварында эшли башлады. Яңа функцияне гамәлгә кертү турында Kazan Digital Week – 2024 форумы вакытында билгеле булды.
Бүгенге көндә линиягә чыгучы барлык 244 берәмлек җир өсте электр транспорты кондукторсыз юл өчен түләү системасы буенча эшли. Пассажирлар кулдан акча белән машина йөртүчедән исәпләнергә мөмкин.