В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мәскәү» мәдәният үзәгендә шәһәрлеләрне заманча сәнгать белән таныштырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). 6-нчы мартта Казанда «Арт-Весна» фестивале узачак. «Мәскәү» мәдәният үзәгендә шәһәрлеләрне заманча сәнгать белән таныштырачаклар.
18.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр мәдәният үзәгендә яшь рәссамнар ярминкәсе эшләячәк. 18.40 сәгатьтә культуролог Павел Вавиловның лекциясе планлаштырылган. 19.30 сәгатьтә теләге булган һәркем стикер-арт буенча бер сәгатьлек мастер-класска кушыла ала. 20.20 сәгатьтә кунакларны сәнгать белгече Мария Манохинаның «На пути к шестому чувству». Цикл шпалер «Дама с единорогом» лекциясендә көтәчәкләр. 21.20 сәгатьтә электрон музыка концерты башлана, анда AIIID чыгыш ясаячак.
Кич буена мәйданчыкта фудкорт эшләячәк. Фестивальдә шулай ук композитор Сергей Костюжовның авторлык музыкасы яңгыраячак, дип хәбәр итә мәдәният үзәгендә.