В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы мохтаҗларга ярдәм итә алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). 24-нче сентябрьдә Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Хәйрия пылавы» акциясе узачак.
Шәһәр халкына пылау порциясен теләсә нинди суммага сатып алырга тәкъдим итәчәкләр. ТР пешекчеләр гильдиясе башкарма директоры Илдар Такиулин ризыкны Көнчыгыш кухнясының иң яхшы традицияләрендә: дүрт төр май һәм хәләл сыер ите белән әзерләячәк.
Акция барышында җыелган акчалар хәйрия проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Акция 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы.