В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь актерлар эше татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган.
Фото: Денис Гордийко
«Апуш» балалар театр студиясе Казан Мэриясе патронажы астында ачылды. Инде киләсе дүшәмбе көнне үк ул драматург Равил Бохараев пьесасы буенча Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә куелган «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен күрсәтәчәк. Премьера 6 нчы июнь көнне 16:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак.
«Апуш» балалар татар театры студиясендә 9-15 яшьлек балалар шөгыльләнә. Алар белән танылган театр артистлары эшли, балаларга сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, вокал өйрәтәләр. Яшь артистлар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерлиләр, мастер-классларда катнашалар.