Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 13:51

Соңгы ике елда РФ төбәкләреннән 153 педагог Казан мәктәпләренә эшкә урнашты

Быел шәһәрнең мәгариф оешмаларында 22 чыгарылыш укучысын көтәләр

Соңгы ике елда Казанга 153 педагог эшкә күчте. Ешрак Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һәм Чуваш Республикасыннан киләләр. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов җиткерде.

«Шәһәр үсеше стратегиясе турында җентекләп фикер алышканда, 2030 елга планнар язган идек, Меңъеллыктан соң Казан, ким дигәндә, Идел буе, күрше республикалар, Якын Урал халыкларын җәлеп итеп торучы үзәк булырга тиеш, дип сөйләдек. Монда белем алырга киләчәкләр, шул исәптән алдынгы кешеләр күчәчәк дип хыялланган идек», – дип уртаклашты мэр Илсур Метшин.

Аның сүзләренчә, шәһәргә конкурс нигезендә иң яхшы белгечләр килә. «Белгечләр җитмәү сәбәпле, без һәр яңа укытучыга бик шат. Укытучылар җитмәгәнлеге тулаем бөтен Россия буенча күзәтелә. Республика рәисенә рәхмәт, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар итә. Без социаль ипотека буенча тораклар төзүне дәвам итәбез һәм, әлбәттә, иң уңайлы шартлар тудырабыз», — диде шәһәр башлыгы.

Педагог булырга теләүче укучылар өчен ел саен педагогик кадрларны максатчан әзерләүгә конкурс үткәрелә. Бүгенге көндә максатчан квота буенча югары уку йортларында 215 студент укый. Әзерлек программасының шартлары арасында — мәҗбүри эшкә урнашу һәм укуны тәмамлаганнан соң кимендә биш ел эшләү.

Быел Казан мәктәпләрендә югары педагогик белем турында диплом алган 22 чыгарылыш укучысын көтәләр.

2022 елдан «Казанның яңа педагогик сыйныфы» шәһәр проекты гамәлгә ашырыла. Бу уку елында шәһәрнең 28 мәктәбендә 54 психологик-педагогик сыйныф эшләячәк. Проект укучыларга булачак һөнәрләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә. Укучылар ел дәвамында университетлар белән хезмәттәшлек итәләр, төп белем бирү программасы белән беррәттән психология һәм педагогика өйрәнәләр, шулай ук башлангыч мәктәп балалары белән беренче сыйныф сәгатьләрен үткәрәләр.

Укытучылар көненә «Казанның яңа педагогик сыйныфы» грант конкурсы үткәрелә. Конкурс ике номинация буенча уза:

«Педагогический старт» — мәктәп укучылары өчен педагогик юнәлештәге социаль әһәмияттәге проектны гамәлгә ашыруга грант.

«Педагогический драйвер» — психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар эшен иң яхшы оештырган өчен белем бирү оешмалары өчен грант.

Узган ел конкурс нәтиҗәләре буенча «педагогический старт» номинациясендә биш проект билгеләнде, аларны гамәлгә ашыруга 100 000 сум бүлеп бирелде, ә «педагогический драйвер» номинациясендә дүрт җиңүчене ачыкладылар – алар 400 меңнән 1 млн сумга кадәр бүләкләүгә ия булдылар.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.08.2024
Видеорепортаж
19.08.2024 12:48
Яңа уку елында 19 меңнән артык беренче сыйныф укучысы ТР башкаласы мәктәпләренә барачак

Барлык яңалыклар