Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2022, 12:09

В.Жаворонков: «Узган ел белән чагыштырганда, туңу билгеләре булган пациентларга ашыгыч ярдәм чакыру очраклары артты»

Шул ук вакытта шәһәрнең травматология пунктларына мөрәҗәгатьләр саны кимеде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда яңа ел каникуллары көннәрендә тәүлек буе 80 күчмә ашыгыч ярдәм бригадасы эшләде. Барлыгы 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр медицина ярдәме сорап 19 мең 955 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Кичектергесез ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары көчәйтелгән график буенча эшләделәр, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Аның сүзләренә караганда, стационарларда пациентлар күпләп килү очрагына ятаклар резервланган – бу максатларга ятак фонды 10%-ка кадәр бүлеп бирелгән. Поликлиникаларда табибларның, шул исәптән тар белгечләрнең өстәмә кабул итүләре оештырылды, рентгенология кабинетлары һәм лабораторияләр эшләде.

«Махсуслаштырылган медицина ярдәме, лаборатор да, стационар да, тәүлек буе оештырылды. Алдан ук дарулар, медицина кирәк-яраклары запасы булдырылды. Ашыгыч медицина ярдәме станцияләре бригадаларын көчәйтү өчен поликлиникаларның һәм стационарларның табиб-шәфкать туташлары бригадалары әзерләнде», – дип сөйләде В.Жаворонков.

Бәйрәм көннәрендә поликлиникалар хезмәткәрләре 8 мең 997 чакыру үтәделәр, ашыгыч ярдәм бригадалары шәһәрлеләргә 12 мең 178 тапкыр чыкты. Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә тәүлеккә уртача 1217 мөрәҗәгать килгән. Юл-транспорт һәлакәте очракларына табиблар 46 тапкыр чыккан, аварияләрдә 43 кеше зыян күргән, шулардан 26 зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, үлем очраклары булмаган.

Туңу билгеләре белән медикларга 69 кеше мөрәҗәгать иткән, өшү белән – 7 кеше, стационарга 18 кеше китерелгән. «Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда туңу сәбәпле чакыруларның гомуми саны арткан. Шул ук вакытта очраклар элеккеге кебек үк авыр түгел», – дип билгеләп үтте В.Жаворонков.

Пиротехник эшләнмәләрне аттырудан бер кеше зыян күргән, узган ел андыйлар дүртәү булган. Травматология пунктларында 3 мең 612 мөрәҗәгать итүчегә хезмәт күрсәтелгән – бу узган ел белән чагыштырганда 600 мөрәҗәгатькә кимрәк.

Барлык шәһәр массакүләм мәдәни-спорт чаралары медицина хезмәткәрләре кизүе белән оештырылган иде, дип өстәде Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы. Анда 5 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы катнашты.

«Тулаем алганда, сәламәтлек саклау системасы халыкка планлы тәртиптә ярдәм күрсәтте», – дип нәтиҗә ясады В.Жаворонков.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.01.2022
Видеорепортаж
10.01.2022 12:10
Яңа ел каникуллары чорында шәһәр халкы медицина оешмаларына 20 меңгә якын тапкыр мөрәҗәгать иткән
Барлык яңалыклар