Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2020, 14:49

Казанлылар җәмәгать бакчасында ногыт, җир җиләге, брокколи һәм помидорлар үстергәннәр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Горки-Әмәт урманында җәмәгать бакчасы үз эшен тәмамлый. Майдан сентябрьгә кадәр  проектта катнашучы 20 казанлы биредә кишер, ногыт, борчак, җир җиләге, помидор, ташкабак, яшеллек, чәчәкләр, суган, укроп һәм хәтта брокколи үстергәннәр, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең Instagram-аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, «Иҗтимагый бакча» проекты Горки-Әмәт урманында инде өч ел гамәлгә ашырыла. Яз азагында катнашучылар үз түтәлләрендә үсемлекләрне утырталар, җәй буена аларны карыйлар, ә көз көне уңыш җыялар. Быел проектка Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды, ул монда гортензияләр түтәле утыртты.
Барлык яңалыклар