Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2021, 15:05

Казан Россиядәге иң кызыклы 20 урынның берсе дип танылган

Моның билгесе итеп Касә янында сары рамка рәвешендә гадәти булмаган инсталляция урнаштырылган.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). National Geographic телеканалы 20 еллыгы уңаеннан Россиянең кызыклы урыннарына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән масштаблы проект башлап җибәрде. Ил территориясендә 20 урында телеканалның логотибы элементы булган сары рамкалар рәвешендә инсталляцияләр урнаштырылган. Аларның берсе Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзә янында барлыкка килде.

Касә – шәһәрнең иң заманча истәлекле урыннарының берсе. Анда язылышу тантаналары, гаилә тормышының юбилярларларын хөрмәтләү һәм башка чаралар үткәрелә, ә түбәсендә Казан Кремленә караган күзәтү мәйданчыгы урнашкан.

Мондый сары рамкалар аз билгеле булган матур урыннарда да, Россиянең популяр истәлекле урыннарында да: Санкт-Петербург, Сочи һәм башка шәһәр урамнарында, шулай ук Эльбрусның итәгендә, Төньяк Осетиядәге тарлавыкта һәм Камчаткадагы вулкан янында урнаштырылган, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте.

Сайлап алынган барлык истәлекле урыннар турында мәгълүмат, шулай ук инсталляцияләр белән фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар National Geographic ның сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылачак. Проект тәмамланганнан соң тамашачылар телеканал эфирында нәтиҗәләр белән ролик карый һәм 20 гаҗәеп урында, шул исәптән Казанда төшерелгән кадрлар белән хозурлана алачаклар.

Барлык яңалыклар