В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләренә республика бәйгесендә тиңнәр табылмаган
Иске Татар бистәсе тәхфизләре Коръән укучылар арасында оештырылган республикакүләм бәйгедә җиңүгә ирешкәннәр. Бу уку елында дини юнәлештә белем бирә торган 8 мәдрәсә шәкертләре Изге китапның 30 нчы җүзен яттан белү буенча көч сынашкан.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең шәригать бүлеге шәкертләре - Сәмир Ярмөхәммәтов, Салават Алиев, Хәбибулла Курмаев, Фирдәвес Бикмаев, Шәриф Кәбиров беренче урынны яулаганнар.
Моннан тыш, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре арасында 29 нчы, 30 нчы җүзне яттан белү буенча «Мөхәммәдия» тәхфизләренә алмаш табылмаган.
Татарстан мәдрәсәләре һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәкләре арасында II Республикакүләм Коръән уку бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте катнашында Россия ислам институты, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештырылган. Әлеге бәйге Коръән укучылар арасында булачак имамнар һәм хафизлар арасында Коръәнне уку һәм ятлауга кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты.